news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Яшел Үзән» махсус икътисади зонасына 300 млрд сумга якын инвестиция җәлеп итү ниятәнә

«Яшел Үзән» махсус икътисади зонасына 300 млрд сумга якын инвестиция җәлеп итү ниятәнә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия Хөкүмәте Татарстанда «Яшел Үзән» өченче махсус икътисади зонасын киңәйтүне хуплады. Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, әлеге карар җомга көнне Россия вице-премьеры Александр Новак җитәкчелегендәге Хөкүмәт комиссиясе утырышында кабул ителгән. Махсус икътисади зонаны киңәйтү нефть эшкәртү, чималны тирәнтен эшкәртү һәм биотехнологияләрне үстерү өлкәсендә импортны алмаштыруга юнәлдерелгән яңа кластер булдыруга бәйле.

Топилин билгеләп үткәнчә, махсус икътисади зонаны киңәйтү нәтиҗәсендә берничә ел дәвамында 300 миллиард сумга якын өстәмә инвестицияләр җәлеп итү ниятләнә.

Депутат фикеренчә, проект биотехнологияләр үсешендә һәм химия продукциясенең яңа төрләрен җитештерүдә мөһим этап булачак. Аның искәртүенчә, бу Татарстан икътисады өчен диверсификация күзлегеннән җитди адым булырга мөмкин.

Топилин нефть базарларындагы катлаулы вазгыять фонында чималны тирәнтен эшкәртү проектларын үстерү, яңа технологияләр кертү һәм Россия базарында әлегә җитәрлек булмаган продукция чыгару аеруча мөһим, дип өстәде. Аның сүзләренчә, бу икътисадның яңа үсеш нокталарын булдырачак һәм республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен нигез булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot