news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт районында 1 меңгә якын гаилә ана капиталы ярдәмендә торак шартларын яхшырткан

Әлмәт районында 1 меңгә якын гаилә ана капиталы ярдәмендә торак шартларын яхшырткан
Фото: Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәте

Ана капиталы балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең иң кирәкле чараларыннан берсе булып кала. Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова хәбәр иткәнчә, 2025 елда гына да районның 980 гаиләсе ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшырту өчен файдаланган.

«Ана капиталы – район халкы өчен нәтиҗәле инвестиция ул. Йөзләгән гаиләнең ел саен бу акчаларны торак сатып алу яки төзүгә юнәлтүе әлеге чараның һәрбер конкрет гаилә һәм тулаем район өчен зур әһәмияткә ия булуын раслый», - дип искәртте Гүзәл Хәбетдинова.

Агымдагы елның 1 февраленнән ана капиталы күләме индексацияләнде. Шул ук вакытта, индексация инде сертификат алган, ләкин аны тулысынча файдаланмаган яки акчаларның бер өлешен счетында саклаган гаиләләргә дә кагылды.

Дәүләт ярдәмен алу процессы бүген мөмкин кадәр гадиләштерелде. Ана капиталы сертификаты ЗАГС органнарында бала тууы теркәлгәннән соң автомат рәвештә рәсмиләштерелә. Ата-аналарга ведомствога барырга яки кәгазь гариза бирергә кирәкми - электрон документ «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетта автомат рәвештә барлыкка килә.

Ана капиталы программасын гамәлгә ашыру балалы гаиләләрнең иминлеген арттыру, илдә һәм төбәктә демографик күрсәткечләрне үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән «Гаилә» яңа илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot