news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Почтальонга һөҗүм итеп 44 мең сумга ия булган зат «капкан»

Сыра парлары аны шундый «батырлыкка» рухландырган

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районы эчке эшләр идарәсе оперативникларына, сентябрь ахырында пенсия таратучы өлкән яшьтәге почтальонга һөҗүм иткән затны кулга төшерер өчен, атнадан артык вакыт кирәк булган. Идарәдән алынган мәгълүматта әлеге вакыйга түбәндәгечә шәрехләнә.

 Вишневский урамындагы торак йортның подъездында бер егет почтальонга арттан килеп һөҗүм иткән. Ташланучы затның йөзен әллә ни исендә калдыра алмаса да, аннан аңкыган исерткеч исе почтальон хатынның хәтеренә сеңгән. Егет башта кул көче белән корбанын җиңәргә маташып караган, аннары канцеляр лезвиясе белән почтальонның кулларына сызгалаган. Исерек булса да, ул коты алынган корбаныннан букчасын тартып алып, эчендәге 44 мең сумны эләктереп чыгып чапкан. Шушы вакыйгадан соң почтальон, үз чиратында, милициягә хәбәр иткән.

 Оператив хезмәткәрләр исә экспертлар ярдәмендә каракның эзенә төшә алган, нәтиҗәдә, октябрь башында теге затка эчке эшләр идарәсенең район тикшерүчеләре каршында җавап тотарга туры килгән. Гаебен таныган 18 яшьлек егет үзен мондый «батырлыкка» 2 литр сыра этәрүен, дусты белән бергә эчкәннән соң иптәше кебек өенә кайтып китмичә, акча һәм маҗаралар эзләргә китүен яшерми. Хәзерге вакытта әлеге затка карата РФ ҖКның 162 нче маддәсе 2 нче өлеше буенча (талау нияте белән һөҗүм итү) җинаять эше ачылган, аның буенча егет 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.  
  


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100