news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Почта турында пост яса һәм "Артек"ка бар - Россия почтасы һәм Халыкара балалар үзәге

Халыкара балалар үзәге һәм Россия почтасы социаль челтәрдә Бөтенроссия постлар бәйгесе оештыра.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Россия почтасы һәм “Артек” халыкара балалар үзәге оештырган “Почта турында пост” бәйгесендә җиңүчеләр "Артек"ның 2017 елгы берәр сменасына путевка алачак. Катнашыр өчен, гаризаны 30 апрельгә кадәр тапшырырга кирәк. Проектта Татарстанның 10 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары катнаша ала. Бу хакта Россия почтасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге шартлары буенча, 30 апрельгә кадәр социаль челтәрдә (ВКонтакте, Facebook, Twitter, Instagram, Youtube), ачык профиль һәм карау мөмкинлеге булырлык итеп, #ПостОпочте хэш-тегы белән иҗади эшеңне куярга кирәк. Бер катнашучыдан бер генә эш кабул ителә, ул моңа кадәр бер җирдә дә басылган булырга тиеш түгел.

Эшләр өч номинациядә кабул ителә һәм бәяләнә:
•“Почта турында мәхәббәт белән” ( катнашучының тормышында почтаның урыны – хат, хикәя, шигырь, социаль челтәрдәге хәбәр рәвешендә),
•«POSTер» (почта турында цифрлаштырган сурәтләр рәвешендәге постерлар – фото, рәсем, коллаж һ.б.)
•“Почтавидение” (почта турында укучының җыр башкаруы язылган видеосюжетлар, аларның да социаль челтәрдә урнашкан булу шарт).

Исегезгә төшереп үтәбез, тәүге тапкыр #ПостОпочте челтәр видеосы буенча балалар фестивале “Артек” һәм Россия Почтасы тарафыннан “Почта дусларны берләштерә” дигән тематик смена вакытында оештырыла. Ул “Артек почтасы” балалар уены һәм үсеше үзәге базасында үтә. Анда барлыгы өч меңнән артык бала катнаша: ике атна дәвамында алар Почтаның киләчәге турында интернет-сюжетлар уйлап чыгарып төшерә һәм монтаж ясый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot