Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Почта аша посылкалар юллау артуы электрон сәүдә үсешен күрсәтә
Агымдагы елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе барышында язылу тиражлары белән бәйле вәзгыятьне уңай якка үзгәртүгә ирешелгән.
(Казан, 12 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Почта аша юлланган посылкалар саны артуы электрон сәүдәнең үсешен күрсәтә. Бу хакта кичә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов билгеләп узды.
Докладчы әйтүенчә, Татарстанның почта тармагы керемнәре узган елда, алдагы 2013 нче ел белән чагыштырганда, 13 процентка артып, 2,6 млрд сум тәшкил иткән. "2013 нче ел белән чагыштырганда, хатлар саны 31 млн.-нан 28 млн.-га кадәр кимегән. Посылкалар саны, киресенчә, 11 процентка арткан. 2013 нче елда аларның саны 342 мең булган булса, 2014 нче елда 377 меңне тәшкил иткән. Электрон сәүдә чәчәк атуы күренеп тора", - дип нәтиҗә чыгарды Роман Шәйхетдинов.
Язылу тиражлары белән бәйле вәзгыять тотрыклыланган. Министр әйтүенчә, гомуми язылу тиражы, 2013 нче ел белән чагыштырганда, 22 процентка кимегән булса, агымдагы елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе барышында бу хәлне уңай якка үзгәртүгә ирешелгән. Р. Шәйхетдинов Казан логистика үзәге төзелеше турында искәртте. Почта аша эчке һәм тышкы юлламалар күләме 2022 нче елга көненә 1 млн.-нан артык булыр дип фаразлана, диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз