Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Игелекле Татарстан» бәйгесе җиңүчеләренә республика Рәисе премиясе тапшырылачак
2026 елдан «Игелекле Татарстан» конкурсы җиңүчеләре һәм лауреатларына республикада волонтерлыкны үстерүгә керткән өлешләре өчен мактау билгеләре һәм ТР Рәисе премиясе тапшырылачак. ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«2026 елдан «Игелекле Татарстан» премиясе җиңүчеләренә һәм лауреатларына шундый мактау билгеләре һәм премияләр тапшырылачак», – дип белдерде министр.
Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның октябрендә республика Дәүләт Советына юлламасында волонтерлык өлкәсендә Татарстан Рәисе премиясен булдыру турында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз