Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Һөнәре буенча иң яхшысы» бәйгесендә җиңүчеләр Татарстанны федераль этапта тәкъдим итәчәк
Татарстанда «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлады. Бәйге эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән. Квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ элеккечә зур, ә конкурста тәкъдим ителгән һөнәрләр төбәктә иң кирәклеләр рәтенә керә.
Катнашучылар өчен әлеге бәйге тәҗрибә уртаклашу һәм тармакның иң көчле белгечләре арасында үз күнекмәләрен тикшерү мөмкинлеге булып тора. Төбәк этабында җиңүчеләр Татарстанны федераль дәрәҗәдә тәкъдим итү мөмкинлегенә ия булачак.
Татарстанның Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры һәм республика Дәүләт Советы депутаты Эмиль Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, 14 ел эчендә «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы белгечләрнең осталыгын тануның мөһим алымына әверелде. Аның сүзләренчә, хәзер проект Россия Президенты йөкләмәсе нигезендә үсешнең яңа этабына чыга: ул масштаблы рәвештә яңарды һәм «Кадрлар» илкүләм проектының бер өлешенә әйләнде.
Гобәйдуллин искәрткәнчә, «Хезмәт кешесе» юнәлеше стратегик өстенлек буларак карала. Ул аңлатканча, бәйгенең бурычы - үз эшенең иң яхшы осталарын билгеләү генә түгел, ә ил икътисадының нигезе буларак эшче һөнәрләренең абруен күтәреп, һөнәри үсешнең яңа стандартларын булдырудан гыйбарәт.
Татарстанда конкурс берничә этапта уза. Хәзер 13 номинация (агроном, механизатор, пешекче, санлы программалы идарә итү станогы операторы, эретеп ябыштыручы, бизәкләү эшләре мастеры, слесарь-җыючы, «Икенче старт» эшче һөнәрләр буенча яңадан белем алучылар өчен махсус номинация, экскаватор машинисты, токарь, фрезерчы, радиоэлектрон аппаратура монтажчысы һәм химик анализ лаборанты) буенча заявка кампаниясе ачылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз