Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Батырлар» җиңүчесе Юстиция министрлыгында стажировканың икенче этабын төгәлләде
«Батырлар. Татарстан геройлары» республика программасы җиңүчесе Рөстәм Нигъмәтҗанов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында стажировканың икенче этабын төгәлләде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Өч көнлек программа Юстиция министрлыгының Татарстандагы җәмәгать судьялары эшен матди-техник, хокукый, мәгълүмати һәм оештыру ягыннан тәэмин итү өлкәсендәге эшчәнлегенә багышланган иде.
ТР юстиция министры урынбасары Марат Низамиев озатуында Рөстәм Нигъмәтҗанов Казан, Чаллы һәм Түбән Кама җәмәгать судьяларының суд участокларында булды. Программага шулай ук ТР Югары Суды, Суд департаменты идарәсе һәм Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе дә керде.
Рөстәм Нигъмәтҗанов стажировка вакытында җәмәгать судьясы янында суд процессының барышын практикада күрә алуын һәм утырышлар залында билгеләнгән кагыйдәләрнең төгәл үтәлүенә шәхсән инануын билгеләп үтте.
Ул җәмәгать юстициясе эшенең масштабларына соклануын әйтте, чөнки җәмәгать судьялары гомуми юрисдикция судларына керә торган барлык эшләрнең 80 процентка якынын карый. Аның сүзләренчә, мондый йөкләнеш район судлары һәм гомумән суд системасы эшен оптимальләштерүгә сизелерлек ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз