news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Победа" яз көне Төркиягә очышлар ясый башларга ниятли

Авиакомпания Төркиянең Аланья шәһәренә керү рөхсәте алган.

(Казан, 20 февраль, "Татар-информ"). “Победа” лоукостеры (“Аэрофлот” төркеменә керә) шушы язда Төркиягә рейсларны ачарга планлаштыра. Бу хакта “Аэрофлот” компаниясе генераль директоры Виталий Савельевка сылтама ясап, ТАСС хәбәр итә.

“Күптән түгел Аланьяга керү хокукын алдык. Рейсларны яз көне ясый башлачакбыз”, – дип сөйләгән Савельев.

Аннан алда Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының “Победа”га Мәскәүдән Төркиянең Аланья шәһәренә рейслар ясый башлауга рөхсәт бирүе турында хәбәр ителгән иде. Бу юнәлеш буенча авиакомпания атнага 7 тапкыр очыш ясый алачак.

“Победа” – ул Россиянең беренче лоукостеры. Ул 37 юнәлеш буенча очышлар ясый, шуларның 11е – халыкара рейслар.

news_right_1
news_right_2
news_bot