news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфа янында 19 яшьлек велосипедчы һәлак булган

Башкортстанның Кырмыскалы районындагы юл-транспорт һәлакәтендә 19 яшьлек егетнең гомере өзелгән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Авария 9.30 сәгатьтә Оренбург трассасының 36нчы километрында, Иске Муса авылыннан 5 чакрым ераклыкта килеп чыккан. DAF йөк автомобиленең 44 яшьлек йөртүчесе полицейскийларга белдергәнчә, велосипедчы юл читеннән аңа таба хәрәкәт иткән һәм кинәт йөк машинасы каршына килеп чыккан. Нәтиҗәдә, 19 яшьлек велосипедчы шунда ук һәлак булган.

Автоинспекторлар авариянең сәбәпләрен ачыклый.

news_right_1
news_right_2
news_bot