news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 524 кеше «Кадрлар» илкүләм проекты буенча һөнәри белем ала

«Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты ярдәмендә хәзер Казанда 524 кеше һөнәри күнекмәләр һәм өстәмә һөнәри белем ала. Бу хакта ТР Мәшгульлек үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«ИТ-өлкәдә программаларга ихтыяҗ аеруча зур, кешеләр ясалма фәһем системалары белән эшләргә өйрәнә. Шулай ук программада катнашучылар йөк автомобильләре йөртүче, тракторчы, оператор һәм көйләүче, станок һәм слесарь эшләре контролерлары һөнәрен үзләштерә», – дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Эш эзләүче кешеләр, пенсионерлар һәм өлкән яшьтәгеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әниләре, инвалидлар һәм яшьләргә илкүләм проект буенча яңадан белем алу мөмкинлеге тудырыла. Моннан тыш, Казанда даими эш урыны булмаган 88 кеше һөнәри белем алуга җибәрелгән. Алар пилотсыз авиация системалары операторы, ясалма фәһем системалары белән эшләү буенча белгеч, кече шәфкать туташы һәм экскурсовод һөнәрен үзләштерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot