news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иң яхшы скульптур панно эскиз проектлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Иң яхшы скульптур панно эскиз проектлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы тарихына, фәненә һәм мәдәниятенә багышланган иң яхшы скульптур панно эскиз проектына ачык иҗади конкурс игълан ителде. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә Россия Федерациясе гражданнары булган һәм РФ территориясендә яшәүче профессиональ эшләүче скульпторлар катнаша ала.

Конкурс 2026 елның 29 июненнән 20 сентябрьгә кадәр уздырыла.

Конкурста катнашучылар 2026 елның 20 августына кадәр бәйгедә катнашу өчен гаризаны кәгазь форматта әлеге адрес (420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 113 кабинет) буенча конкурс комиссиясенең җаваплы секретарена тапшыра яисә сканерлау яки фотога төшерү юлы белән электрон формага үзгәртелгән кәгазьдә түбәндәге электрон почта адресына җибәрә ала: Lyaysan.Gilaeva@tatar.ru.

Катнашучылар конкурс эшләрен кушымта белән комиссиянең җаваплы секретарена 2026 елның 17 сентябреннән дә соңга калмыйча түбәндәге адрес буенча тапшырырга тиеш: 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 113 кабинет. Кушымтада түбәндәгеләр булуы зарур:

панно әзерләү материалларының вариантларын күрсәтеп, конкурс эшенә аңлатма язуы (аңлатма язуының өске сул почмагында катнашучының алты урынлы цифрлы пароле урнаштырылырга тиеш);

Россия Федерациясе территориясендә Сынлы сәнгать әсәрләрен иҗат итү бәясен билгеләү методикасы (МДС 81-42.2008) нигезендә исәпләнгән панно әзерләү чыгымнары сметасы;

транспортировканың һәм экспозициянең ышанычлылыгын тәэмин итә торган теләсә кайсы материалда әзерләнә торган макет һәм (яки) панно моделе (биеклеге 50 сантиметрдан да артык түгел).

Панно Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасы каршындагы терәк диварда түбәндәге адрес буенча урнаштырыла: Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт.

Панноның эскиз проектында түбәндәге тематик юнәлешләрне чагылдырырга кирәк:

гуманитар һәм социаль-икътисади фәннәр - иҗтимагый фәннәр һәм мәдәни мирас үсешен чагылдыра торган композиция;

математика һәм техник фәннәр - фәнни танып белүнең төгәллеген, инженерлык иҗатын һәм технологик инновацияләрне символлаштыра торган композиция;

табигый фәннәр - табигатьнең фундаменталь законнарын, матди дөньяны өйрәнүне һәм энергетика өлкәсендәге казанышларны символлаштыра торган композиция;

медицина һәм биология фәннәре - тере табигатьне, биотөрлелекне өйрәнүгә багышланган һәм сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендәге прогрессны символлаштыра торган композиция;

химия һәм химик технологияләр -матдәләрнең әверелү процессларын, яңа материаллар булдыруны һәм сәнәгать үсеше өчен әһәмиятле химик инновацияләрне чагылдыра торган композиция;

авыл хуҗалыгы фәннәре - агросәнәгать комплексы һәм авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендәге казанышларны гәүдәләндерә торган композиция.

Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары

Комиссия бәйге эшләрен түбәндәге критерийлар буенча бәяли:

архитектура-композиция чишелешенең образлы һәм эстетик тәэсир итүчәнлеге һәм бөтенлеге;

янәшәдәге территория һәм әйләнә-тирә мохит белән гармонияле ярашу;

тематик юнәлешләргә туры килү.

Беренче урынга лаек булган катнашучы панно әзерләү һәм урнаштыру чараларын гамәлгә ашыру хокукына ия була.

news_right_1
news_right_2
news_bot