Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Плющенко, Заһитова һәм Авербух Украинаның баш разведка идарәсе базасына кертелгән
Фигуралы шуу буенча ике тапкыр олимпия чемпионы, тренер Евгений Плющенко һәм тагын сигез Россия фигуралы шуучысы Украина Саклану министрлыгының баш разведка идарәсе базасына кертелгән, дип хәбәр итә РИА Новости.
Исемлеккә шулай ук 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова һәм бозда бию буенча олимпиаданың көмеш призеры, хореограф Илья Авербух эләкте.
Чыганак мәгълүматлары буенча, Плющенконы махсус операциягә ярдәм иткәне һәм Кырымга баруы, шулай ук президент сайлауларында Владимир Путинның ышанычлы заты булганы һәм армиянең өлкән лейтенанты исемен йөрткәне өчен керткәннәр.
Заһитованы Россия лидерын хуплауда һәм «Сәламәт Ватан» хәрәкәте видеосында төшүдә гаеплиләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз