Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Пляж гандболы буенча Россия җыелмасы Казанга дөнья чемпионатына килә
Татарстан башкаласында хатын-кызлар командасының башка җыелмалар белән иптәшләрчә матчлары планлаштырылган.
(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Пляж гандболы буенча Россия ир-атлар җыелма командасы Казанга дөнья чемпионатына 19 июльдә килә. Хатын-кызлар җыелма командасы исә Татарстан башкаласына өч көн алданрак киләчәк. Бу хакта Россия ир-атлар командасы остазы Владимир Полетаев әйтте.
Жирәбә салганнан соң, Россия ир-атлар җыелмасы бразилиялеләр, шведлылар һәм америкалылар белән төркемдә уйнаячагы билгеле булды. Россия җыелмасы кызлары плей-оффка чыгу өчен Бразилия, Таиланд һәм АКШ җыелмалары белән көрәшәчәк.
“Хатын-кызлар командасы, миңа билгеле булганча, Казанга 16 июльдә киләчәк – биредә алар күнекмәләр үткәрәчәк һәм 20 июльдә җыелмалар арасында иптәшләрчә матч үткәрәчәк. Ир-атлар җыелмасы Казанга 19 июльдә килә”, - дип белдерде Полетаев.
- Пляж гандболы буенча дөнья чемпионаты Казанда 24 июльдән 29 июльгә кадәр узачак. Анда 16 ир-атлар һәм 16 хатын-кызлар командасы катнаша. Татарстан башкаласында алтын медальләр өчен 24 илдән 550ләп спортчы көч сынашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз