news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Пляж гандболы буенча чемпионатта Россия җыелмасы Швециягә оттырды

Шведлар ир-атлар командалары арасында дөнья беренчелегендә яңа уйный башлаучылар санала.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Пляж гандболы буенча Россия ир-атлар җыелмасы 24-29 июльдә Казанда уза торган дөнья чемпионаты матчында Швеция командасына 1:2 исәбенә оттырды. Шведлар ир-атлар командалары арасында әле яңа уйный башлаучылар  - дебютантлар санала.

Пляж гандболы, дөнья чемпионаты. Ир-атлар, D төркеме. Беренче тур.

Россия - Швеция - 1:2 (20:13, 18:23, 6:9). 

news_right_1
news_right_2
news_bot