Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дьякова һәм Гыйләҗева Россия халыклары Спартакиадасында алтын медаль яулады
Екатеринбургта Россия халыклары Спартакиадасы кысаларында йөзүчеләр арасында турнир башланды. Татарстан вәкилләре анда ике тапкыр уңышка иреште инде.
Ирекле стиль белән 400 метрга йөзүдә Казанда туган Софья Дьякова җиңү яулады. Ә 50 метрга брасс белән йөзүдә республикабызның тагын бер вәкиле, Чаллыда туып үскән Ралинә Гыйләҗевага тиңнәр булмады.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ике спортчы да күптән түгел генә Парижда узган су спорты төрләре буенча Европа чемпионатыннан кайтты.
Россия халыклары Спартакиадасы кысаларында йөзүчеләр турниры Екатеринбургта 20-21 августта уза.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз