Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Плей-оффта капканы Эмиль Гарипов саклаячак – Зиннәтулла Билалетдинов
Соңгы матчлардагы тотрыксыз уеннар Эмильнең психологик хәленә тәэсир итәргә тиеш түгел, ди баш тренер.
(Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Ак Барс" хоккейчылары Гагарин кубогы өчен көрәшнең беренче раундында "Салават Юлаев"ка каршы матчка әзерләнә. Бүген хоккейчылар ачык күнегү уздырды. Команданың баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов плей-оффта капканы кем саклаячагын да әйтте.
"Төп капкачы кем булачак. дисезме? Бездә барысы да аңлашыла: Эмиль Гарипов уйнаячак. Соңгы уеннар аның психологик хәленә тәэсир итәргә тиеш түгел. Ул шактый ышанычлы уйнады, икеләнмибез", – диде Билалетдинов.
Баш тренер имгәнгән кайбер уенчылар турында да мәгълүмат җиткерде.
"Соңгы уеннарның берсендә Артем Лукоянов имгәнде. Аны плей-оффка тулысынча әзер, дип әйтә алмыйм. Команда белән шөгыльләнә башлады гына әле. Калганын күз күрер. Имгәнүләрдән качып булмый, аларга әзер булырга кирәк. Төрле хәл булырга мөмкин. Без плей-оффка әзер", – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз