news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Плей-оффның «Яшел Дерби» сериясе тамашачыларсыз үтәчәк

Бу хакта «Ак Барс» хоккей клубының рәсми сайтында хәбәр ителә

Плей-оффның «Яшел Дерби» сериясе тамашачыларсыз үтәчәк
Алсу Гильманова

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Алсу Гыйльманова) 11 март көнне Казан клубының конференциянең ярымфиналында уйнаячак көндәше ачыкланды. «Салават Юлаев» хоккей командасы «Авангард» клубын 4:1 исәбе белән отып, серия җиңүчесе булды.

«Яшел дерби» 18, 20 март көннәрендә — Казанда, 22 һәм 24 март — Уфа шәһәрендә узачак, әмма әлеге уеннарга тамашачылар бара алмаячаклар.

«Җанатарларыбызның сәламәтлеге өчен без „Салават Юлаев“ белән өйдәге уеннарны тамашачыларсыз үткәрәчәкбез. Әлеге мөһим адымыбыз коронавирусның таралуына каршы көрәш буенча республика штабы карары белән туры килә», — дип язылган клубның рәсми сайтында.

Аннан алда әлеге карарны үтәр өчен «Рубин» футбол клубы уеннары да тамашачыларсыз үтәчәк дип игълан ителгән иде. Баскетболдан «Единая Лига ВТБ» да 2019/20 сезоны туктатып торырга карар кабул итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100