news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Плей-оффның «Ак Барс» – «Нефтехимик» сериясе тәмамланды, «Ак Барс» киләсе этапка үтте

Плей-оффның «Ак Барс» – «Нефтехимик» сериясе тәмамланды, «Ак Барс» киләсе этапка үтте
Салават Камалетдинов, архив

«Ак Барс» – «Нефтехимик» плей-офф сериясе Казан командасы җиңүе белән тәмамланды.

Казанның «Ак Барс»ы һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккейчылары плей-оффның беренче сериясендә дүрт җиңүгә кадәр көрәште. «Нефтехимик» ике уенда җиңде, «Ак Барс» бүген дүртенче җиңүен яулады һәм плей-оффның икенче этабына үтте. «Нефтехимик» Гагарин кубогы өчен көрәштән төшеп калды.

Бүгенге «Нефтехимик» – «Ак Барс» матчы исәбе – 2:4. Уен Түбән Каманың «Нефтехим Арена» боз сараенда узды.

Беренче периодның беренче минутында «Нефтехимик» һөҗүмчесе, Түбән Кама егете Ансель Галимов исәпне ачты (1:0). Берничә секунд үтүгә, «Ак Барс» җавап итеп алка кертте, гол авторы – Кирилл Панюков (1:1).

Икенче периодның ундүртенче минутында «Нефтехимик» яңадан алга чыкты, команда күпчелектә уйнаганда, алканы Андрей Чивилёв кертте (2:1).

Өченче период. Дүртенче минутта «Ак Барс» сакчысы Константин Лучевников исәпне тигезләштерде (2:2). Унберенче минутта Дмитрий Кагарлицкий гол кертте (2:3). Период ахырында «Нефтехимик» күпчелектә калды, өстәвенә команда капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды. Командалар алтыга дүрт форматында уйнаганда, Дмитрий Воронков алканы «Нефтехимик»ның буш капкасына кертә алды (2:4).

Командалар составы:

«Нефтехимик»

  • Тихомиров (Судницин);
  • Порядин – Митякин – Лещенко, Хохлов – Воробьёв;
  • Шәфигуллин – Галимов – Камара, Сидоров – Березин;
  • Белозёров – Чивилёв – Кизимов, Кашников – Леонтьев;
  • Назаров – Попов – Купцов (Якупов), Петрищев.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Юдин – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Петров, Журавлёв – Лучевников;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Адамчук – Лямкин;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Терехов) Евсеев.

«Ак Барс» плей-оффның киләсе этабында Владивостокның «Адмирал» командасына каршы уйнаячак. «Адмирал» бүген, Уфаның «Салават Юлаев»ын дүртенче тапкыр җиңеп, киләсе этапка үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100