news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Мәләкәс елгасында йөзмә экскаватор баткан

Бүген Чаллыда Мәләкәс елгасында бәхетсезлек очрагы булган.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, елганы тирәнәйтү һәм чистарту эшләрен башкарган вакытта йөзмә экскаватор ауган. «Татмелиоводстрой» ҖЧҖ өчен эшләр башкарган 55 яшьлек экскаваторчының мәетен әлегә кадәр тапмаганнар.

Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат рәсми рәвештә эшкә урнашмаган булган.

Фаҗига урынына Чаллы шәһәре прокуроры урынбасары Айдар Сәлимуллин килгән, хезмәтне саклау турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерү оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot