news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Платон» системасының сынау режимы тәмамлана - Россия Транспорт министрлыгы

1 октябрьдә Федераль юл агентлыгы авырлыгы 12 тоннадан артык автомобильләр өчен тарифны 1 км га 3 сум 73 тиенгә кадәр арттырырга тәкъдим иткән иде.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Бер километр өчен 1,53 сум тарифлы «Платон» системасының сынау режимы тәмамлана. Бу хакта Россия транспорт министры Максим Соколов белдергән. Ул тулы тарифка кайтырга кирәк дип саный. Бу хакта «Интерфакс» яза.

Система әйбәт эшли дип билгеләп үткән министр. "Хәзер "Платон" системасыннан 700 мең чамасы кеше файдалана, ә бүгенгә Россия бюджетына 14 млрд сумнан артык акча керә. Хәзер юл тармагында проектларны гамәлгә ашыру өчен бу системага акча җыю моделен булдыру зарур", - дип билгеләп үткән министр. Бу акча җыярга һәм һәр субъект өчен мөһим проектларга билгеләүдән тыш, илнең бөтен транспорт артерияләре буенча йөк хәрәкәтенең логистик челтәрен оптимальләштерү мөмкинлеге бирәчәк дип саный ул.

Искәртеп үтик: 1 октябрьдә Федераль юл агентлыгы авырлыгы 12 тоннадан артык автомобильләр өчен "Платон" системасы буенча тарифны 1 км га 3 сум 73 тиенгә кадәр арттырырга тәкъдим иткән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot