news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевск - Әлмәт түләүле юлы буран сәбәпле һаман да ябык

Татарстанда Алексеевск - Әлмәт түләүле автомобиль юлы буран сәбәпле һаман да ябык. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Шул ук вакытта, бүген 8.00 сәгатьтән республиканың федераль трассаларында чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Чикләүләр 29 гыйнварда 17.00 сәгатьтән гамәлдә булды һәм автобуслар, йөк транспорты хәрәкәтенә кагылды.

Элегрәк синоптиклар Татарстанда алты көн эчендә явым-төшем күләме айлык нормадан артып китәргә мөмкин дип кисәткән иде. Шуңа бәйле рәвештә, Дәүләт автоинспекциясе халыкны артык ихтыяҗ булмаса шәхси автомобильдә торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра.

Казанда да юлларда катлаулы вазгыять саклана. Иртән шәһәрдә бөкеләр 9 баллга җитте.

news_right_1
news_right_2
news_bot