news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пластика – универсаль тел, тән теле. Сүз белән алдап була, тән алдамый – Нурбәк Батуллин

Татар биючесе, Г.Кариев театры хореографы Нурбәк Батуллин татар милли мәдәниятен пластика аша дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрергә хыяллана.

Пластика – универсаль тел, тән теле. Сүз белән алдап була, тән алдамый – Нурбәк Батуллин
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар биючесе, Г.Кариев театры хореографы Нурбәк Батуллин татар милли мәдәниятен пластика аша дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрергә хыяллана. Бу хакта ул кичә Г.Кариев театрының 29 нчы сезоны ябылу һәм “Супер кияү” спектакле чыгу уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә әйтте.

Нурбәк Батуллин халык язучысы, күренекле драматург Туфан Миңнуллин пьесасындагы сүз белән әйтелә торган фикерне өлешчә пластика теленә күчергән һәм Рәхмәтулла ролендә уйнаган Нуриәхмәт Сафинга да, спектакльдә катнашкан алты хатын-кызга да пластик хәрәкәтләр куйган.

“Пластика – универсаль тел, ул Америка, Африка кешесенә дә, итальянга да, чукчага да аңлашыла. Ул тән теле. Сүз белән алдап була, тән алдамый”, – ди Нурбәк Батуллин. – Шунысы да уңайлы: аңа тәрҗемә кирәкми”.

Нурбәк Батуллин алга таба аерым актерлар өчен хореографик спектакль кую турында да уйлаячак. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100