news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пластик хирурглар Казанга IV Халыкара маммопластика мәктәбенә җыела

Эшлекле җыен Европа микрохирургия мәктәбе көннәре һәм күкрәк бизе яман шешен кисәтү декадасы кысаларында оештырыла.

 (Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ”). 25 ноябрьдә Казанда IV Халыкара маммопластика мәктәбе узачак, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ” агентлыгына Республика клиник онкология диспансерыннан.

Россия һәм БДБ илләреннән онколог, пластик хирургалар, барлыгы 150 дән артык табиб катнашындагы җыен Европа микрохирургия мәктәбе көннәре һәм күкрәк бизе яман шешен кисәтү декадасы кысаларында оештырыла.

Табиблар операцияләрнең сыйфатын яхшырту турында сөйләшәчәк, Испания һәм Бөекбритания табиблары күкрәк бизен торгызу өлкәсендә тәҗрибә уртаклашачак.
Әйтергә кирәк, Татарстан онкология авыруларыннан соң күкрәк бизен яңадан торгызырга ярдәм итүче операцияләрне бушка ясаучы сирәк төбәкләрнең берсе.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100