Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питраудагы көрәш җиңүчеләре билгеле: алар арасында көрәш ветераннары да бар
Мамадыш районының Җөри авылындагы «Тырлау» аланында «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәмендә оештырылган көрәштә аерым яшүсмерләр, ирләр һәм ветераннар катнашты.
Питрауда яшүсмерләр арасында абсолют батыр булып Илназ Шәмсиев калды. Ирләр арасында абсолют батыр - Радик Сәлахов.
Ирләр арасында 60кг үлчәмендә: 1 урын - Илсур Гыймадутдинов, 2 урын - Раббани Нургалиев, 3 урын - Раил Хәбибрахманов. 70кг: 1 урын - Илдар Закиров, 2 урын - Динар Кәримуллин, 3 урын - Илназ Миңнуллин. 80кг: 1 урын - Максим Степанов, 2 урын - Рамил Синекаев, 3 урын - Рафаэль Кәлимуллин.
90кг: 1 урын - Илмир Төхвәтуллин, 2 урын - Илнар Галимов, 3 урын - Раил Сәләхетдинов. 100кг: 1 урын - Булат Мусин, 2 урын - Илдар Хәмитов, 3 урын - Илнур Ахунҗанов. 100кг югары: 1 урын - Радик Сәлахов, 2 урын - Раил Нургалиев, 3 урын - Сергей Павлик.
1 урынга бүләккә 50 мең сум бирелде, 2 урынга - 30 мең, 3 урынга - 20 мең.
Көрәш ветераннары арасында да ярыш узды. Нәтиҗә: 1 урын - Нәкыйф Юнысов, 2 урын - Азат Шәйхетдинов, 3 урын - Григорий Абрамов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз