news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мамадыш районы башлыгы: Питрау Татарстанның мәдәни байлыгына әверелде

Мамадыш районы башлыгы: Питрау Татарстанның мәдәни байлыгына әверелде
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланы республика һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән керәшенннәрен Питрауга җыйды. 27нче мәртәбә уздырыла торган бәйрәм тантанасында Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин да чыгыш ясады һәм халыкка мөрәҗәгать итте.

«Сезне Мамадыш җирендә, Җөри авылының матур Тырлау аланында чын күңелдән сәламлим, ул безне инде күп еллар дәвамында һәр керәшен йортындагы кебек җылы һәм шатланып кабул итә. 27 ел эчендә бу вакыйга күпмилләтле Татарстанның мәдәни байлыгына әверелде, уникаль традицияләрне яңартты. Кадерле дуслар, карендәшләр, 27нче Республика керәшен мәдәнияте фестивале кунаклары! Быелгы бәйрәмебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында үтә. Бәйрәмебездә керәшен фольклор ансамбльләренең, җырчыларының чыгышлары, төрле ярышлар һәм конкурслар ватанпәрвәрлек рухындагы чыгышлар белән үрелеп бара», — дип ассызыклады Вадим Никитин.

Шулай ук муниципалитет җитәкчесе бәйрәм тантанасында да катнашучы мәртәбәле кунакларга — Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Ивановка һәм республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Иван Егоровка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

«Бүген безнең белән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез, аларның якыннары да бар. Сезгә сабырлык, тизрәк Җиңү белән туган якка әйләнеп кайтуны телибез. Алга таба да Питрауның асылын саклап калыйк, аның үзенә генә хас булган аерым энергетикасы, чын йөрәктән ургылып чыккан моңлы җырлары вә дәртле биюләре, халкыбызның бердәмлеге беркемне дә битараф калдырмас. Бәйрәм рухы һәрберебезнең күңеленә барып җитсен, якты хатирә булып озак саклансын. Бәйрәм белән!», — диде район башлыгы.

Никитин чыгышы барышында районның даими үсештә булуын да билгеләп үтте. «Хәзер безнең җәмгыять аерым консолидация күрсәтә, бердәмлек һәм традицион кыйммәтләргә тугрылык күрсәтә. Бердәм хезмәт нәтиҗәсендә Мамадыш районы социаль-икътисади тармакның барлык өлкәләрендә дә тотрыклы үсеш кичерә. Төзелештә, мәгарифтә, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният һәм башка өлкәләрдә казанышлар яулана», — дип белдерде ул.

  • Бәйрәм вакытында төрле яклардан килгән фольклор коллективлар чыгыш ясады. Агымдагы елда Питрауның хедлайнеры Денис Мәйданов булды.
news_right_1
news_right_2
news_bot