news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрау - төрле милләт халыкларын берләштерә - Алексей Песошин

Мамадыш районы Җөри авылында керәшен мәдәнияте фестивале уза.

(Мамадыш, 14 июль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Бүген Мамадыш районы Җөри авылында керәшен халкы республика күләмендә "Питрау" фестивален уздыра. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


"Хөрмәтле кунаклар, бәйрәмдә катнашучылар! Барчагызны да Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән әлеге күркәм, милли тантана белән тәбрик итәм. Бәйрәмне оештырган өчен Мамадыш муниципаль районы житәкчеләренә, Мамадыш халкына, республика керәшен жәмгыяте вәкилләренә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Дәвамлы бәйрәм булсын, чөнки ул төрле милләт халыкларын берләштерә. Питрау - бай тарихлы, якты киләчәкле бәйрәм. Питрауга гаиләләре белән килгәннәр. Балалар, яшьләр күп. Димәк киләчәктә йолаларны һәм гореф-гадәтләрне дәвам итүчеләр бар дигән сүз. Барчагызны да бәйрәм белән котлап гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, якты киләчәк телим", - диде ул.

Иң элек кунаклар керәшеннәрнең утарлары белән танышты. Музыкаль төркемнәр аларны җыр-биюләр белән каршы алды. Утарларда керәшен халыкның милли ризыкларыннан да авыз итәргә мөмкин булды. Коймак, бал, май, эремчек – җаның ни тели, барысы да бар иде.


Үзәк мәйданда "Питрау” бәйрәме театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Чарада иң элек керәшен фольклор ансамбльләре парады узды. Мәйдан эчен әйләнгәннән соң, үзешчән коллективлар тамашаны табигатькә мәдхия җырлаудан башлады. "Туганайлар" (Балтач), "Тәңкәләр" (Кайбыч), "Тиңдәшләр" (Кукмара), "Кәрандаш" (Минзәлә), "Тәңкәләр" (Яңа Чишмә), "Сәйәр" (Питрәч), "Айбагыр" (Тукай районы) милли биюле-җырлы композиция башкарды. Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйрәмгә Башкортостан, Татарстан, Чиләбедән 35 керәшен фольклоры коллективлары, 60 меңнән артык катнашучы килгән.

"Питрау” байрагын хезмәт ветераны Николай Вятскин, "Керәшен чибәре-2017" бәйгесе җиңүчесе Екатерина Максимова, узган елгы Питрау батыры Константин Морозов күтәрде.


Алексей Песошин керәшен халкының күренекле вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. "ТР Атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә - Степан Спиридонов, "ТР Атказанган табиб" исеменә - Артур Васильев лаек булды.

Рәсми ачылыштан соң төрле уен, ярыш- бәйгеләр башланды. Мәйданда спорт уеннар (армспорт, гер күтәрү, көрәш), утын яру һәм кисү, себерке бәйләү, “Питрау такыясе” үрү, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, су ташу һ.б. уеннар уза. Иң мөһим бәйге – “Керәшен чибәре“н сайлау. Питрау учагы да бәйрәмнең бер бизәге булып тора. Аны “Питрау чибәре“ кабызачак.

Питрау бәйрәме яки Петр һәм Павел көне - керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме.

  • Питрау – ул җәйнең нәкъ кыл уртасы.

Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу- кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100