news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтән яшь гаиләгә торак сатып алу яки төзү өчен 3 млн сум акча бүлеп биреләчәк

Питрәчтән яшь гаиләгә торак сатып алу яки төзү өчен 3 млн сум акча бүлеп биреләчәк
Фото:

Питрәч авылыннан күп балалы Зәйнидиновлар гаиләсенә торак сатып алу яки төзү өчен социаль түләү алуга 3 миллион сумлык таныклык тапшырдылар. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Ирле-хатынлы Акмал һәм Нәзирә 4 кыз үстерә. Ибодатка 8 яшь, Әнисәгә 6 яшь, Мубинага 2 яшь, ә Мәрьямгә 1 яшь тулган. Гаилә «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча ярдәм алды. Аның турында Акмал Бахридинович 2023 елда районның социаль челтәрләрдәге рәсми төркеменнән белгән.

«Гариза кабул итәргә 5-7е көн генә калган иде, мин аны сынап карарга булдым. Районның төзелеш һәм архитектура бүлегенә бардым, хезмәткәрләр миңа барысын да аңлатты, нинди документлар җыярга кирәклеген әйттеләр. Без барысына да өлгердек. Безгә февраль уртасында шалтыраттылар һәм сөенечле хәбәр җиткерделәр», – дип сөйләде гаилә башлыгы.

Безнең районга алар Таҗикстаннан 2015 елда күченеп килгән. Акмал Бахридинович Питрәч район үзәк хастаханәсендә хирургия бүлеге мөдире булып эшли. Гаилә үз фатирында яши, әмма шәхси йорт турында хыяллана.

Бу районда 2024 елда мондый сертификат бирелгән беренче гаилә, Татарстанда шундый 84 гаилә теркәлгән. Программада катнашу өчен торакка мохтаҗ, ир белән хатын 35 яшьтән узмаган булырга тиеш. Ярдәм шулай ук ялгыз ата-аналар өчен дә бар. Кызыксынучылар район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100