news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтән махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны матурлык бәйгесендә катнашты

Питрәчтән махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны матурлык бәйгесендә катнашты
Фото: https://pestrecy-rt.ru/

Татарстаннан 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге 30 гүзәл зат «Син уникаль» Бөтенроссия матурлык конкурсында көч сынашты. Алар арасында Питрәч районында яшәүче Эльвира Быданцева да бар. Ул проектка язын бишенче сезонда катнашкан дустыннан күреп кушылган. Безнең героиня көзге алтынчы сезонда катнашты һәм «Иң нәфис» номинациясендә җиңде. Бу хакта «Алга» сайтында Люция Сираҗиева яза.

«Монда һөнәр, буй, авырлык, башка параметрлар буенча чикләүләр юк. Конкурс теләсә кайсы хатын-кыз өчен исәпләнгән. Ай дәвамында көн саен билгеле бер расписание буенча тренинглар, мастер-класслар узды. Безнең белән психологлар, сексологлар, вокал, хореография буенча педагог эшләде. Безне Казанның «Корстон» концертлар залында чыгыш ясарга әзерләделәр: биедек, төз басып йөрдек, интеллектуаль викторинада сорауларга җавап бирдек», – дип сөйләде ул.

Иртәгеге көнгә, барысы да яхшы булачагына ышаныч Эльвирага хәзер аеруча да кирәк. Аның ире махсус хәрби операциядә. Конкурс ярдәмендә ул артык борчылулардан арынган. Ул үзен проектта сынап карарга теләвен әйткәч, ире аны хуплый. Шулай итеп ул авыр сынау – аерылу газабыннан арынып торыр дип өметләнә.

«Күп кенә аналар һәм хатыннар борчу-сагышка бирелә, чөнки аларның якыннары анда ял итәргә түгел, ә сугышка киткән бит. Бу турыда уйлау гына да, аларны хәсрәткә сала, алар үзләрен кулга ала алмый. Кулдан эшләре китә, илһам килми, кайчак юрган астында елап кына ятасы килә. Конкурс миңа игътибарымны читкә юнәлтергә, барысы да яхшы булачагына өметләнергә ярдәм итте. Бу бик мөһим. Минем күңелем күтәрелде, ирем дә моны сизә. Шулай итеп ул да үзен көчлерәк сизә башлый», – ди Эльвира.

Пар Казанда таныша. Ул хәрби комиссариатта эшләгән, ә булачак ире призывникларны Киров өлкәсенә озатырга килгән. Шунда ук видеошалтыратулар, телефон аша язышып аралашулар башлана. Соңрак ул махсус хәрби операция зонасына китә. Ул анда киткәч берникадәр вакытка элемтә югала, Эльвира бу кешенең үзенә ничек кадерле булуын аңлый. Күрәсең, ул да хисләренең нык икәнен аңлап аңа: «Миңа кияүгә чыгасыңмы?» дип яза.

Гашыйклар Питрәч ЗАГСында хәрби хезмәткәр ялда булганда язылышалар. Бер айдан соң ул өйләнгән, гаиләле кеше булып кире китә, штурмовик булып хезмәт итә. Никах балдагын хатынына калдырган, Эльвира аны муенында талисман кебек йөртә. Ире Яңа елга кайтыр дип өметләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100