news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә зур янгын аркасында йорттан 10 кешене эвакуацияләгәннәр

Бүген иртән Питрәчтә Вишневская урамында өч катлы йортта янгын чыккан. «Татар-информ»га бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Билгеле булганча, өченче каттагы ике бүлмәле фатирның зур бүлмәсе һәм балкон янган. Йорт түбәсенең күпмедер өлешенә зыян килгән.

Янгын сүндерүчеләр йорттан 10 кешене куркынычсыз урынга чыгарган.

Янгынның мәйданы 115 квадрат метр тәшкил итә, сәбәбе ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot