news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә яшьләр патриотик форумы Хәрби дан һәм Ватан Геройлары көннәренә багышланды

Питрәчтә яшьләр патриотик форумы Хәрби дан һәм Ватан Геройлары көннәренә багышланды
Фото: http://pestrecy-rt.ru/

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылындагы Яшьләр үзәге бинасында хөрмәтле кунаклар, патриотик оешмаларда һәм берләшмәләрдә катнашучылар һәм җитәкчеләре, укытучылар, мәдәният, яшьләр сәясәте хезмәткәрләре, хәрби хезмәт ветераннары җыелды. Форумны «Россиянең тугры уллары» дип атаганнар, аны ике тарихи датага – Хәрби дан һәм Ватан Геройлары көннәренә багышланды. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Фойеда «Көмеш волонтерлар» маскировкалау челтәрләре үрү буенча мастер-класс оештырды. Кайбер балаларның бу өлкәдә тәҗрибәләре бар, алар мәктәпләрендә челтәрләр әзерләгәннәр, аларны махсус хәрби операция зонасына җибәргәннәр. Беренче тапкыр эшләүчеләр дә бик тырышты, һәм аларның уңышлы килеп чыкты.

Янәшәдә тарихи әйберләр күргәзмәсе урнашкан, нигездә, Бөек Ватан сугышы чоры, әмма гомумән алганда, гражданнар сугышыннан алып махсус хәрби операциягә кадәрге чор әйберләре күчермәләре генә түгел, ә экспонатларның төп нөсхәләре дә.

– Бу минем бабамның абыйсының подсумкасы, аның документлары: туу, үлү, хәрби хезмәт үтү турындагы таныклыклары. Шулай ук миңа Татар Тау Иленнән котелок тапшырдылар, солдатның оныгы сүзләренчә, бөтен сугышны үз хуҗасы белән узган һәм аның белән өенә кайткан. Махсус хәрби операция зонасыннан корал капсуласы бар, – дип сөйләде күргәзмәне тәкъдим итүче Чыты мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов.

Форум барышында балалар концерт карады, төнге күзәтү приборлары, коллиматорлар белән эшләделәр, аларны патриотик чаралар үткәрергә, экстремаль хәлдә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәттеләр, Татарстан геройлары турында сөйләделәр. Җыелганнарның күпчелеге «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәтендә катнашучылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100