news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә яшәүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе була

23 июньдә Питрәч районында вакансияләр ярминкәсе узачак. Бу хакта «Алга» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Эш эзләүчеләр предприятиеләрдә буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар турында мәгълүмат ала, кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, эшкә урнашу буенча ярдәм ала, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, дәүләт гарантияләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшләшә ала.

Адрес: Питрәч авылы, Совет урамы, 7 нче йорт (кинотеатр бинасы). Башлана 10.00 сәгатьтә.

Белешмәләр өчен телефон: 8(84367)3-07-62, 3-06-06.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot