Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәчтә яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасындагы якташларына гуманитар ярдәм җибәрде
Питрәчлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар йөк җибәрде. Бу хакта район администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярдәмне биредәге Балалар иҗат йортында җыйганнар. Гуманитар йөк составында кирәкле хуҗалык товарлары, азык-төлек продуктлары һәм хәрбиләр өчен шәхси посылкалар бар.
«Ярдәм янәшә» хәйрия акциясендә районның төрле оешмалары, шул исәптән уку йортлары, редприятиеләр, шулай ук шәхси эшмәкәрләр катнашкан.
Совет офицерлары берлеге һәм «көмеш» волонтерлар аерым өлеш керткән – 34 маскировка челтәре, 3 костюм һәм 70тән артык окоп шәме җибәргән.
Гуманитар йөкне төяп җибәрү процессында район башлыгы Рәис Сөләйманов, башкарма комитет хезмәткәрләре, «Юнармия» һәм «Форпост» хәрәкәтләре әгъзалары, шулай ук активистлар һәм волонтерлар катнашкан.
Җыелган гуманитар ярдәм Луганск Халык Республикасындагы Сватово торак пункты районына хәрби хезмәткәрләргә илтеп тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз