Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә яшәүче Артур Үтәгәновка «Россия волонтерына» медален тапшырдылар
Казан шәһәр Думасы депутаты, «Енисей» батальоны командиры урынбасары Альфред Вәлиев Питрәчтә яшәүче Артур Үтәгәновка «Россия волонтеры» медален тапшырды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
«Намус белән тагып йөрегез һәм алга таба да шулай безнең ил, армия файдасына эшләгез. Рус җирен менә шушындый кешеләр тотып тора», - дип белдерде батальон вәкиле.
Артур Үтәгәнов аңа рәхмәтен белдерде һәм шунда ук ике атна элек хәрбиләргә җибәрер өчен махсус сатып алган «Нива» машинасын тапшырды. Машина буш түгел, багажникта окоп шәмнәре тартмасы, Богородское авылыннан мич һәм башка ярдәм. Сатып алганда машина идеаль хәлдә булмаган. Әмма Артур, автослесарь буларак, машинаны үзе төзәткән.

Бу – Артур җыеп хәрби хезмәткәрләргә җибәргән икенче «Нива» машинасы. Ул Волжск, Саранск һәм Борисоглебск шәһәрләренә зур сәламен җиткерде. Анда аңа машинаны эшләп бетерү өчен автосервис биргәннәр. Беренче «Нива»ны ул шәхсән үзе Луганск өлкәсенең Ровеньки шәһәренә Чита авылыннан хәрби хезмәткәр Рәсилгә илтеп бирә. Аның турында ул җәмәгать эшлеклесе Миңнур Шәмсетдиновтан белә.
Артур билгеләп үткәнчә, беренче «Нива» хәрби хезмәткәрләрне күчерү өчен дә, яралыларны йөртү өчен дә актив кулланыла. Икенчесен якынча апрельнең беренче яртысында илтеп тапшырачаклар.
- Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән уздырыла. Хакимият күп тапкырлар аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген белдерде. Әлеге максатлар арасында Россиянең үз иминлеген гарантияләүче шартлар тудыру да бар.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча күбрәк белергә була.
Материал Люция Сираҗиева ярдәме белән әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз