news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә урманда һәм шәһәрдә адашмау кагыйдәләре турында сөйләргә җыеналар

20 апрельдә Питрәчтә «Лиза Алерт» ирекле эзләү-коткару отряды координаторы Альбина Гәрәева белән очрашу була. Ул өлкән яшьтәге гражданнарга үзең белән урманга нәрсә алып барырга, анда үзеңне ничек дөрес тотарга, адашсаң нәрсә эшләргә һәм шәһәрдә югалып калсаң кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген сөйләячәк.

Чара балалар иҗаты йортында (Питрәч авылы, Почтовая урамы, 1нче йорт) уза. Аны «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч районындагы социаль яклау бүлеге оештыра. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

«Лиза Алерт» ирекле эзләү-коткару отряды 2010 елда волонтерлар тарафыннан урманда адашкан һәм хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү максаты белән оештырылган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100