news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә Татарстанның халык артисты Раушания Юкачеваны искә алу кичәсе була

Питрәчтә Татарстанның халык артисты Раушания Юкачеваны искә алу кичәсе була
Фото: "Татар-информ" архивыннан

16 февральдә 14.00 сәгатьтә Питрәч туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Республикасының халык һәм атказанган артисты Раушания Юкачеваның 65 еллыгына багышланган искә алу кичәсе узачак. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Кичә программасына фотокүргәзмә, «Җәүһәр» халык ансамбле чыгышы, артистка катнашындагы спектакльләрнең архив видеоязмалары, хезмәттәшләре һәм туганнары истәлекләре кертелгән.

Раушания Юкачева 1959 елның 18 февралендә Питрәч районы Күн авылында туа. Казан театр училищесын тәмамлый, Әлмәт театрында эшли. 1983 елдан Камал театры актрисасы була.

news_right_1
news_right_2
news_bot