Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә «Спорт легендалары» күргәзмәсен тәкъдим иттеләр
Питрәч туган якны өйрәнү музеенда районның иң яхшы спортчыларына багышланган «Спорт легендалары» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция җирле спорт тарихына сәяхәт булды. Бу хакта «Алга» сайтында Люция Сираҗиева яза.
Ул ветеран Гайнетдин Мөхәммәдиевтән башлап гамәлдәге спортчы Артур Макаровка кадәр 30лап исемне берләштергән. Чарага районның спорт данын тудыручылар: мастерлар һәм тренерлар, ветераннар һәм аларның дәвамчылары, шулай ук республика кунаклары җыелды.
«Бу эш җиңел булмады һәм зур хезмәт таләп итте. Без бөртекләп мәгълүмат җыйдык, ветераннар, аларның гаиләләре белән шалтыратыштык. Биредә чыннан да уникаль экспонатлар урын алган, мисал өчен, дөнья чемпионы поясы тәкъдим ителгән», - дип уртаклашты спорт мәктәбе директоры, Татарстан физик культура отличнигы Алексей Чукуров.
Проектны оештыручы һәм меценаты – РСФСРның спорт мастеры, милли көрәш буенча Россия чемпионы һәм Россиянең атказанган тренеры Вакыйф Тимербаев. Тумышы белән ул Чыты авылыннан.
- Күргәзмә идеясе баштан ук Алексей Чукуровныкы иде, һәм без аны бергәләп эшләдек һәм гамәлгә ашырдык. Монда минем шәхси әйберләрем дә бар: фотосурәтләр, значок һәм РФ атказанган тренеры таныклыгы. Минемчә, мондый күргәзмә патриотик тәрбиянең көчле коралы булып хезмәт итә. Безнең районда яшәүче балалар һәм яшь спортчылар аларга тиңләшергә һәм шундый ук биеклеккә омтылырга тиеш, - дип ассызыклады Вакыйф Бариевич.
Музейда «Спорт легендалары» күргәзмәсе 1 декабрьгә кадәр эшләячәк. Аның ябылуыннан соң экспонатлар югалмаячак – алар нигезендә даими спорт почмагы булдырылачак, ул тулыланып торачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз