news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә «Скорлупино» фестивалендә иң зур әйлән-бәйлән оештырыла

Быел VII Бөтенроссия «Скорлупино» фестивалендә төрле милләт вәкилләре катнашында иң зур әйлән-бәйлән оештырыла. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

«Без Белгород өлкәсендә уза торган фестивальләрне хупларга телибез. Кызганыч, бүгенге хәл аркасында анда әлеге зур вакыйгалар булмаган. Шуңа күрә быел Питрәчтә күпмилләтле иң зур әйлән-бәйлән оештырачакбыз», - дип сөйләде фестивальне оештыручысы Наилә Таҗиева.

Әйлән-бәйлән 30 июльдә 14.00 сәгатьтә наратлыкта башлана. Бу зур бәйрәмдә теләгән һәр кеше катнаша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100