news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә Сабантуйның абсолют батыры яңа автомобиль алачак

Шимбә көнне, 6 июньдә, Питрәч наратлыгында Сабантуй узачак. Башлана 11 сәгатьтә, дип хәбәр итә «Алга» газетасы.

Кунакларны бай программа көтә. Театральләштерелгән тамаша, авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләү, ярминкә һәм күргәзмә булачак. Спорт ареналарында милли уеннар, билбау көрәше буенча ярышлар һәм ипподромда ат чабышлары узачак. Бәйрәм зур концерт белән тәмамланачак.

Сабантуйның абсолют батыры төп призны — «Лада Гранта» автомобилен алачак.

Бәйрәмгә чакырылган кунаклар — танылган татар артистлары Айдар Галимов һәм Ришат Төхвәтуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot