news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә республиканың иң көчле көрәшчеләре җыела

Шимбә, 1 апрельдә, 10.00 сәгатьтә Питрәч спорт мәктәбе залында көрәш буенча 24нче ачык турнир уза. Келәмгә 2007-2009, 2010-2012 елгы егетләр чыга. Ир-атлар һәм кече егетләр өч авырлык категориясендә, олырак егетләр дүрт үлчәү категориясендә көрәшә.

«Алга» сайтында хәбәр ителгәнчә, турнир армрестлинг буенча Россиянең спорт мастеры, милли көрәш буенча Татарстанның атказанган спорт мастеры Рафаэль Сафиуллин истәлегенә багышлана.

Программада концерт номерлары тәкъдим ителә, буфетлар эшли.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot