news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә районның иң яхшы ата-аналар комитеты билгеләнде

Питрәчтә районның иң яхшы ата-аналар комитеты билгеләнде
Фото: «Питрәч-информ», Маргарита Петрова

Питрәчнең 2нче мәктәбе базасында ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Бу хакта «Алга» газетасы яза.

Катнашучылар берничә сынау узарга (үз коллективларының визит карточкасын күрсәтергә, балалар һәм ата-аналарның уртак иҗади эшләре күргәзмәсен оештырырга, иҗади номер күрсәтергә, шулай ук социаль әһәмияткә ия проектны якларга) тиеш иде. Жюри әгъзалары бертавыштан барлык командаларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте.

Ярыш йомгаклары буенча Питрәчнең 2нче мәктәбе командасы җиңү яулады. Хәзер нәкъ менә аларга конкурсның зона этабында район данын якларга туры киләчәк.

Күп профильле лицей көмеш призер булды, лидерлар өчлеген Ленино-Кокушкино урта мәктәбе япты.

Моннан тыш, жюри махсус номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләде:

. «Иң бердәм сыйныф» – Колай мәктәбе;

. «Иң талантлы сыйныф» – Кощак мәктәбе;

. «Иң патриотик сыйныф» – Иске Шигали мәктәбе;

. «Иң артистларча сыйныф» – Шәле мәктәбе.

news_right_1
news_right_2
news_bot