news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә милли көрәш буенча турнир була

15 ноябрьдә 13 сәгатьтә Питрәч авылында милли көрәш буенча ачык турнир көтелә. Ярышлар «Мишә» спорт комплексында узачак һәм Питрәч районының Мактаулы гражданины Фәйзрахман Сафинның тууының 100 еллыгына багышлана. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Турнир иң көчле көрәшчеләрне ачыклау һәм аларның спорт осталыгын арттыру максаты белән үткәрелә. Ярышларда 2008-2010 елгы яшүсмерләр катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot