Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәчтә миграция мәсьәләләре буенча бүлекнең элеккеге җитәкчесе ришвәт алуда шикләнелә
Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлеге элеккеге җитәкчесе ришвәт алуда гаепләнеп суд каршына басачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Тикшерү раславынча, 2021-2022 елларда гаепләнүче чит ил кешеләрен үз фатирларында ялган теркәүдә ярдәм өчен ришвәт алган. Чынлыкта анда чит ил кешеләре яшәмәгән. Барлыгы 77 кеше теркәлгән, ә ришвәтнең гомуми суммасы якынча 65 мең сум тәшкил иткән.
Моннан тыш, тикшерү ачыклаганча, бүлек җитәкчесе янәсе миграция кагыйдәләрен бозу турында беркетмә төземәгән өчен 10 мең сум алган. Әмма чынлыкта бу кеше коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә кертелгән чикләүләр аркасында җаваплылыкка тартыла алмаган.
Гаепләү бәяләмәсе белән эш алга таба карау өчен судка тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз