news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә махсус хәрби операция зонасына китәргә җыенган ир-ат өйләнде

Питрәчтә махсус хәрби операция зонасына китәргә җыенган ир-ат өйләнде
Фото: http://pestrecy-rt.ru/

Питрәч ЗАГС бүлегендә махсус хәрби операция зонасына китүче хәрби хезмәткәрнең никахы теркәлде. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Александр Х. һәм Юлия Х. 13 ел элек Санкт-Петербургта таныша. Бергә эшлиләр: хатын - проводница, ир – пассажир теплоходында моторист. Бүген аларның ике уллары (11 яшь һәм 4 яшь) үсә. Аларның әтисе хәрби хезмәт үтәр өчен контракт төзегән, ә китәргә бер көн кала яраткан кешесе белән никахын рәсми рәвештә теркәгән. Ир белән хатын элек Ярославль өлкәсендә яшәгәннәр. Балалары белән бергә ярты ел элек хатынының туган ягына Кощак авылына кайтып урнашканнар. Александр Х. махсус хәрби операциядә катнашу турында күптән уйлап йөргән.

«Анда минем танышларым, иптәшләрем хезмәт итә. Барысы да, Аллаһга шөкер, исән-саулар. Әлбәттә, борчылам. Юләрләр һәм үлгәннәр генә бернәрсәдән дә курыкмый. Мин хәрби хезмәткә әзер», – дип билгеләп үтте ул.14 ел элек Александр Х. Мәскәүдә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, дәрәҗәсе буенча кече сержант.

Никахлашу тантанасында район башлыгы Илһам Кашапов катнашты. Ул беренче булып яңа өйләнешкәннәрне котлады.

«Нык гаиләләр – бу безнең кече ватаныбызның һәм Россиянең чәчәк атуының нигезе. Махсус хәрби операция башлану белән илебезнең күп кенә ир-атлары Ватанны саклау өчен авыр, әмма бик мөһим карар кабул иттеләр. Александр, сез дә алар арасында. Сезнең бу карарыгыз зур хөрмәткә лаек. Сезгә бу юлны үткәндә чыдам, көчле булуыгызны телим. Иң мөһиме, сезнең артта бөтен ил, сезне яклаучы һәм хөрмәт итүче халык торганын онытмагыз», – диде ул.

Гаилә берлеген рәсми рәвештә Питрәч районы ЗАГС бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева теркәде. Ул никахлашу турында таныклыкны гаилә башлыгына тапшырды.

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең никахларын үзләре теләгән көндә кыска вакыт эчендә, хәтта ЗАГСка мөрәҗәгать иткән көнне дә теркиләр. Үзең белән раслаучы документлар булырга тиеш, мәсәлән, хәрби хезмәтне үтүгә контракт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100