Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең якыннары өчен ифтар булды
8 мартта, Рамазан аеның 18нче көнендә, Питрәч авылы Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу булган. Ураза аенда бу чара ифтар форматында уздырылган, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте.
Батырларча һәлак булган солдатларның әниләрен, тол хатыннарын һәм балаларын Питрәч районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов сәламләгән. Ул вәгазь сөйләде һәм катнашучыларга теләктәшлек сүзләрен җиткергән. Чарада 50 кеше катнашкан. Авыз ачу мәҗлесе тәмамланганнан соң барлык катнашучылар махсус операция зонасындагы хәрбиләр, һәлак булган егетләр һәм Ватаныбыз иминлеге өчен дога кылган.
Питрәч мөхтәсибәте киләчәктә дә мондый очрашулар уздыруын дәвам итәргә ниятли, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз