news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә чиркәү-керәшен телендә келәү үткәрделәр

Питрәч авылында Изге Николай чиркәвендә чиркәү-керәшен телендә литургия узды. Аны Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле, иерей Димитрий Сизов үткәрде. Келәүгә бөтен районнан мәхәллә кешеләре җыелды.

Келәүдән соң аш бүлмәсендә руханиларның керәшеннәр белән очрашуы булды. Питрәч авылының Никольск чиркәве настоятеле, иерей Владимир мәхәллә кешеләрен район үзәгендә собор чиркәве төзүгә әзерлек барышы белән таныштырды. Яңа чиркәүдә ике телдә: чиркәү-славян һәм чиркәү-керәшен телендә келәүләр үткәреләчәк. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук православие дине, Евангелие һәм келәү итү нигезләрен өйрәнү мәсьәләсе каралды. Очрашуда катнашучылар әңгәмәләр вакытын һәм даимилеген билгеләде. Очрашулар апрель һәм май айларында сишәмбе кич белән Питрәчтәге Никольск чиркәвендә уза. Бирегә православие нигезләрен өйрәнергә теләгән һәркем чакырыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot