news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә эшсез калган кешеләрне төрле белгечлекләр буенча бушлай укырга чакыралар

Питрәч районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнарны бушлай һөнәри белем алырга чакыра. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Мисал өчен, питрәчлеләр флорист, визажист, керфек, каш ясаучы, маникюр һәм педикюр остасы белгечлегенә укый ала.

Курслар бушлай. Уку вакытында стипендия түләнә, нәтиҗәдә билгеләнгән үрнәктәге документ бирелә.

Тулырак мәгълүматны (884376)3-06-06, 3-07-62 телефон номерлары буенча алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot