news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе була

14 апрельдә Питрәчтә эш эзләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узачак. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Эш эзләүчеләр предприятиеләрдә буш эш урыннары һәм вакантлы вазифалар турында мәгълүмат ала, кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, эшкә урнашу буенча ярдәм ала, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар, дәүләт гарантияләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшләшә ала.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot