Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә балаларны дин нигезләре белән таныштыралар
Питрәч районының Яңа Шигали авылы мәчетендә Корбан бәйрәме үтте. Малайлар һәм кызлар шәригать кануннары буенча аерым мәйданчыкларда ял иттеләр. Бу хакта «Алга» газетасы яза.
Малайлар өчен квест оештырылды, анда балалар турникта күтәрелделәр, таяк тартыштылар, җәядән аттылар, пычаклар ыргыттылар. Кызлар өчен дә күңел ачу зонасы бар иде.
Көндез барлык балалар әти-әниләре белән бергә бәйрәм намазы укыды. Соңыннан аларны пылау һәм туңдырма белән сыйландылар.
Мәчет 2022 елның апрелендә эшли башлады. Һәр атна җомга намазына 150-200ләп кеше җыела. Мәчет янында 40ка якын яшь мөселман дин нигезләрен өйрәнә. Мәчетнең үзендә корбан чалу өчен урын юк. Халыктан хайваннарны чалу өчен гаризалар да кабул итәләр, ләкин моны башка урында эшлиләр. Мәчет янында мохтаҗлар өчен ит җыялар, диелә хәбәрдә.
«Быел без 23,5 кублы зур суыткыч куйдык. Теләге булган һәркем бирегә ит китерә ала. Ел дәвамында аның белән без Питрәчтә урнашкан районның Җәмигъ мәчете янындагы «Кеше приютында» мохтаҗларны тукландырачакбыз. Бу мөһим социаль проект. Без көн саен якынча 60- 70 порция таратабыз», – диде мәчетнең имам-хатыйбы Данис хәзрәт Баһаветдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз