news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчнең «Якташлык җәмгыяте» грантлар алуга конкурс буенча сайлап алуда җиңде

«Беренчеләр хәрәкәте» грантлар алуга конкурс сайлап алуда җиңүчеләр исемлеген игълан итте. Аларны юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә проект активлыкларын оештыру һәм уздыруга субсидияләр рәвешендә бирәчәкләр. Җиңүчеләр арасында «Җиңүгә тигезләнү!» проекты белән Питрәчнең «Якташлык җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы бар. Бу хакта «Алга» хәбәр итә.

Сайлап алу 2025 елның 31 гыйнварыннан 3 мартына кадәр үткәрелде. Аның максаты – балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүгә, үстерүгә һәм үз-үзләрен тормышка ашыруга, аларның ялын оештыруга юнәлдерелгән проект активлыкларына җәлеп итү. Грантларны федераль бюджеттан бүлеп бирәчәкләр.

Мондый конкурсларны уздыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot